Җимеш агачларын кайчан утыртырга.
Роман Исаевтан киңәшләр.
Алмагач – чыдам культура, аны көздән утыртырга да була. Ә менә груша, чия, сливаны язын гына утырталар. Күпләр бу культураларны көздән утырта һәм аннан соң бер кочак проблема белән очраша: алар йә өши, йә авыруларга бирешә, йә җимеш бирми.
Җиләк-җимеш үсентеләрен коймадан ике метр эчкәрәк кереп утырталар. Ике агач арасында калган ара культураның үсеш көче һәм төп агачка нәрсә ялгануыннан тора (подвой). Элегрәк алмагач үстергәндә орлыклы “подвой” кулланыла иде. Соңгы елларда 54-118 номерлы уртача үсә торган клонлы һәм карликсыман 62-396 санлы “подвой”га өстенлек бирелә. Груша, чия, слива, гадәттә, орлыклы “подвой”дан үстерелә.
Биек алмагачлар 5*4, уртачасы 4*3, тәбәнәге 3*2, груша 4*4, чия 5*4, слива 4-5*3 м схемасы буенча утыртыла.
50-60 см тирәсе әйләнәдә һәм шундый ук тирәнлектә чокыр казыла. Җирнең өске уңдырышлы катламын чокырның бер ягына, аскы катын икенче якка алып куегыз. Һәр чокырга органик (1 чиләк черемә) һәм минераль ашламалар кертегез. Болар 200-300 гр суперфосфат, бу 1 пластик стакан дигән сүз, 30-50 гр сернокислый калий, стаканның дүрттән бер өлеше. Шуннан соң чокырның яртысын уңдырышлы туфрак белән каплагыз да ашламалар белән катыштырыгыз.
Үсенте тамырының берничә мм ын кисегез. Аны чокыр уртасына утыртып, туфрак белән каплагыз. Чыбыкча ялганган урын туфрактан 4-5 см өстәрәк булырга тиеш.
Үсентене утырткач, туфракны тыгызлап басыгыз. Аннары әйләнә тирәли су сибәр өчен чокырчык ясагыз. Куакның көньягына агач терәү батырып (1 м тирәсе) бәйләп куегыз. Шуннан соң 2-3 чиләк су сибегез. Су сеңгәч, пычкы чүбе яки черемә белән мүлчәләгез. Бу җир ярылмас һәм дым саклау өчен кирәк.
Яшь агач һәм куакларны җиргә утыртып куеп, эш бетми. Аларны тәрбияләү турында да онытырга ярамый. Бу эшләргә вакытында сугару, корткычларга каршы көрәшү, кәүсә тирәсен йомшартып тору керә. Төп агротехник чараларны эшләргә иренмәсәгез, үсенте ныклы тамыр җибәрер, тиз арада үсеп китәр, мул уңыш белән куандырыр.
Перспективалы җәйге, көзге һәм кышкы алма сортлары
Җәйге алма сортлары: Папировка, Мечта, Конфетное, Мантет, Медуница, Мелба, Грушовка Московская, Китайка золотая ранняя.
Көзге алма сортлары: Услада, Аэлита, Коричное полосатое, Осеннее полосатое, Жигулевское, Теньковская, Волжская красавица.
Кышкы алма сортлары: Антоновка обыкновенная, Северный синап, Богатырь, Башкирский красавец, Московское зимнее, Спартак, Ренет Татарский, Ренет Поволжья, Волжское.
Перспективалы груша сортлары
Җәйге груша сортлары: Лада, Чижовская, Скороспелка из Мичуринска, Красуля, Вековая, Свердловчанка.
Көзге груша сортлары: Памяти Яковлева, Москвичка, Нарядная Ефимова.
Перспективалы чия сортлары
Чия: Заря Татарии, Краса Татарии, Апухтинская, Владимирская, Шакировская, Севастьяновская, Память Сахарова.
Перспективалы слива сортлары
Слива: Казанская, Татарская желтая, Волжанка, Память Хасанова.
Чулпан Шакирова.
http://syuyumbike.ru/index.php/news/belmesen-bel/tatarstanda-alma-grusha-chiya-slivany-kaysy-sortlaryn-utyrtyrga-galim-roman-isaevtan-kishlr